“Мир” кинотеатрында журналистлар өчен Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең чираттагы фильмы күрсәтелә

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

22 август көнне 16.00дә “Мир” кинотеатрында журналистлар өчен Казан халыкара мөселман киносы фестивале программасыннан режиссер Санджива Пушпакумарның “Горящие птицы” картинасы күрсәтелә. Лента фестивальнең төп конкурс программасына кермәгән һәм конкурстан тыш программа кысаларында күрсәтеләчәк.

2016 елда төшерелгән фильм Busan IFF, Tokyo Filmex, Rotterdam, Goteborg фестивальләрендә күрсәтелгән һәм Токиода жюриның махсус бүләгенә лаек булган.

Кино тәмамлангач фестивальгә фильмнарны сайлап алу критерийлары һәм аларны конкурс һәм конкурстан тыш программаларга бүлү турында фикер алышулар булачак. Фикер алышуларда фестивальнең программа директоры Альбина Нәфигова һәм кино белгече, сайлап алу комиссиясе әгъзасы Адилә Хәйбуллина катнашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International