19-23 августта Казанда «Аксенов-фест-2017» XI музыкаль-әдәби фестивале узачак. “Мир” кинотеатрында фестивальнең ике вакыйгасы – Россиянең танылган кино режиссерлары белән иҗади очрашулар узачак.
19 август көнне 13.00дә кинотеатрда “Ника” Россия кинематография сәнгате академиясе вице-президенты, “Триумф” премиясенең жюри әгъзасы, Россия Кинематографистлар берлеге әгъзасы, ВГИК профессоры, СССР һәм РСФСР Дәүләт премияләре, Ленин комсомолы премиясе лауреаты, Россия халык артисты, IV дәрәҗә “Ватан каршындагы казанышлар өчен” ордены иясе Вадим Абдрашитов белән очрашу узачак. Ул Казанда үзенең танылган “Время танцора” эшен тәкъдим итәчәк.
22 август көнне 19.00дә Вадим Абдрашитов һәм режиссер, актер, сценарист һәм мантажер, "Ника" Илкүләм кинематография премиясе, Британия Кино һәм Телевидение премиясе (BAFTA лауреаты) лауреаты Евгений Цымбал документаль һәм уен киносында әдәбият турында сөйләячәк.