IX Казан халыкара һәвәскәр яшьләр һәм балалар киносы фестиваленә 350дән артык гариза алынган

2017 елның 15 августы, сишәмбе

4-6 сентябрь көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институтында IX Казан халыкара һәвәскәр яшьләр һәм балалар киносы фестивале көтелә, ул ел саен Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында уза.

Фестивальнең максаты кино сәнгате аша яшьләрнең рухи, интеллектуаль һәм мәдәни потенциалын арттыру.

Ел саен әлеге чарада катнашучыларның географиясе киңәя бара. Быел Россия, Беларусь, Венгрия, Казакъстан, Италия, Иран, Үзбәкстан, Гыйрактан 350дән артык гариза алынган.

Конкурста иң яхшы уен фильмы, иң яхшы продюсерлык проекты, документаль фильм, анимацион фильм, реклама ролигы, видеоклип, ТV проект, патриотик юнәлешле фильм, иң яхшы балалар проекты, балалар уен фильмы, иң яхшы балалар документаль фильмы/ТV проекты, иң яхшы балалар реклама ролигы, иң яхшы анимацион фильм номинацияләрендә тәкъдим ителгән проектлар катнаша.

Фестиваль кысаларында остаз дәресләре, ил һәм дөнья кинематографының танылган әһелләре белән иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр узачак.

Чараның жюри рәисе – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, оештыру комитеты рәисе - ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова.

Фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Кинематографистлар берлеге гамәлгә куйган. Аны “Татаркино” ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе, ТР Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары ярдәмендә Казан дәүләт мәдәният институты оештыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International