Алена Малкованың «Ромео һәм Джульетта» документаль фильмын казанлылар VII Казан халыкара мөселман киносы кысаларында «Татарстанда төшерелгән» дип исемләнгән конкурстан тыш программада карый алачак.
Әлеге фильм яшь режиссер Алена Малкованың тәүге эше, моңарчы ул сценарийлар гына язып караган була. Алена - Казан кызы, белеме буенча юрист. 52 минутлык үзенең тәүге кинокартинасын ул катнаш никах проблемасына багышлый.
Икесе ике диндә булган егет белән кыз бер-берсен яратып өйләнешәләр. Менә алар гаиләсендә сабый дөньяга килә, тик ул гадәти куанычлы мәшәкатьләр генә алып килеп калмый. Хәзер әти-әни балага нинди исем кушасын, аның нинди дин тотасын, кайсы халыкка хас яшәү рәвеше алып барачагын билгеләргә тиеш.
«Ромео һәм Джульетта» документаль фильмы 2011 елда «Кинолента» студиясендә төшерелә. Ул моңарчы бер генә конкурс, фестивальләрдә катнашмаган. VII Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында ул беренче тапкыр күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте «Татаркино» матбугат хезмәте ярдәме белән