Журналистлар игътибарына

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

16 август көнне 10.45тә Зур Кызыл урамы, 35 адресы буенча урнашкан скверда композитор, пианиночы, СССРның халык артисты, Татарстан Республикасының Дәүләт гимнының көй авторы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Яхинга һәйкәл ачу тантанасы була.

Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы көтелә.

Әлеге чарада катнашырга теләгән журналистлар аккредитацияне mk.pr@tatar.ru электрон адресы буенча уза ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International