Тунис кинорежиссеры Насер Кхемир VII Казан кинофестиваленә чакырулы

2011 елның 9 августы, сишәмбе

     VII Казан халыкара мөселман кинофестивалендә Тунистан танылган рәссам, язучы, режиссер һәм сценарист Насер Кхемир катнашуы көтелә. Искәртеп узабыз, VII Казан кинофестивале башкалабызда 6-11 сентябрь дә узачак. Мәртәбәле жюри составын Россиянең танылган режиссеры Владимир Хотиненко җитәкләячәк.

     Насер Кхемир 1948 елда туа. Үзенең карьерасын ул 1948 елда рәссәм һәм сынчы буларак башлый. Аның эшләре Помпиду үзәге һәм Парижда заманча сәнгать музеенда урын ала. 1975 елда Насер «История Страны Бога» (The History of God's Country) дип аталган тәүге фильмын төшерә. Беренче эшендә үк Кхемер иҗатында әйдәп барырдай темасын билгели. Ул исә мәңгелек хакында уйлану, яхшылыкка омтылу...

     Кхемерның танылган фильмнарынан берсе «Странники Пустыни» (Wanderers of the Desert) таныш булмаган шәһәргә укытырга килгән мөгаллим язмышы турында.  Ә өлкән яшьтәге дәрвиш тормышын сурәтләгән «Баба Азиз» (Bab'Aziz) фильмы мөселман кинофестивале тамашачысына инде таныш. Журналистлар белән очрашуда Кхемир әлеге фильмнын сәяси манифест дип атый. “Әлеге фильм белән мин ислам диненең чынбарлыкта нинди булуын күрсәтергә тырыштым, аның ни дәрәҗәдә толерант, ачык булуын ассызыклау максаты куйдым. 9 сентябрь фаҗигасеннән соң масс-медиада сурәтләнгән хәлләрнең әлеге дингә бернинди дә бәйләнеше юклыгын күрсәтергә теләдем”, - ди автор.

     Кхемерны француз, швейцар, тунис телевидениясен караучы тамашачы танылган алып баручы һәм шактый китаплар авторы буларак та ярата.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте «Татаркино» матбугат хезмәте ярдәме белән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International