Бүген Азнакайда җиденче елын рәттән “Чатыр тауда җыен” Халыкара иҗат фестивале узды. Анда Татарстан һәм Башкортстан республикалары районнарыннан 35 үзешчән иҗат коллективы чыгыш ясады.
Бәйрәмгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты.
"Чатыр тауда җыен" фестивале Татарстан Республикасы Президенты гранты буенча 2011 елдан башлап үткәрелә. Фестивальнең максаты-мәдәни багланышларны үстерү, халыкара мәдәни хезмәттәшлеккә ярдәм итү, Россия төрки халыкларның милли гореф-гадәтләре үрнәгендә толерантлык тәрбияләү.Быел фестивальнең программасында фольклор коллективлары чыгышыннан тыш декоратив-гамәли иҗат осталары эшләреннән күргәзмәләр, милли тәм-томнардан авыз итү, милли утарлар оештырылган иде.