VII Казан кинофестивале конкурстан тыш программада «Үзбәккино» компаниясе тарафыннан 2010 ел азагында төшерелгән «Кичеккән хәят» фильмы тәкъдим итә. Кинолентаның авторлары үзбәк киносының яшь белгечләре – режиссер Әюп Шәһәбеддинов һәм сценарист Ёлкин Туйчиев.
Мәскәүдә режиссерларның белемен арттыру һәм Ташкент Мәдәният институты (С.Соловьева һәм В.Рубинчика остаханәләре) чыгарылышы студентлары инде шактый еллар иҗади тандемда эшлиләр. Аларның 2003 елда төшерелгән «Кар өстендә ләла чәчәге» дип аталган тәүге эшләре «Иҗади очыш» Халыкара кинофестивалендә Гран-При яулый һәм дәрәҗәле Канн фестивалендә күрсәтелә. 2007 елда төшерелгән «Юрта» кинокартинасы шулай ук уңышлы була. «Киношок» фестивалендә «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә бүләк ала. Ташкент һәм Төркия кинофестивальләрендә Гран-При яулый. Дүшәнбедә узган кинофестивальдә жюринең махсус бүләгенә ия булып, тагын шактый фестивальләрдә мактаулы исем һәм дипломнар ала.
Режиссер Әюп Шәһәбеддинов һәм сценарист Ёлкин Туйчиевның «Кичеккән хәят» фильмы ирек һәм ялгызлык төшенчәләрен ачыкларга, аңларга тырыша. Фильмның төп героинясы уңышлы шәхси газет мөхәррире. Аның финанс яктан бернинди проблемасы юк, тик менә утыз яшен тутыруга карамастан шәхси тормышын гына көйли алмый, ул һаман ялгыз. Шул язгызлызлыгыннан арыну өчен ул авылда яшәүче ит сатучы ир-атка кияүгә чыга. Ләкин аларны әле алда зур сынаулар көтә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте «Татаркино» матбугат хезмәте ярдәме белән