Казанда Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи белән хушлаштылар

2017 елның 29 июле, шимбә

Бүген Казанда Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи белән хушташтылар. Җырчы белән хушлашырга ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Башкорстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, татар эстрадасы йолдызлары, шулай ук аның иҗатында гашыйк өч меңнән артык  кеше килгән иде.

Хушлашу митингын Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ачты һәм алып барды.

“Без Хәниянең иҗатын бик яратабыз, аның җырларына кушылып җырлыйбыз”, - диде министр. “Җырчының татар музыка сәнгатен саклап калу һәм үстерүдәге казанышлары бәяләп бетергесез. Талантлы җырчы, күренекле шәхес турындагы якты истәлекләр безнең күңелләрдә мәңге сакланыр”, - дип белдерле Татарстан мәдәният министры.

Башкорстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев та чыгыш ясады. “Безнең өчен зур югалту. Без аның белән кичә үзебездә хушлаштык инде. Менә хәзер аның белән биредә – Татарстан башкаласы Казанда хушлашабыз . Җырчы гастрольләр белән туган ягында бик еш була иде. Татар һәм башкорт җыр фестивальләрененең дә даими кунагы булды”, - диде ул.  

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә җырчы белән хушлашу чарасында чыгыш ясады. “Ул үз халкының кадерле баласы иде. Татарларда сәләтле кешеләр бик күп, әмма ул үзенең ихласлыгы белән аерылып торды. Туфан Миңнуллин иҗат кешесенә сәләттән тыш, ихласлылык та кирәк, дия иде. Халык иҗат кешесенең ихласлылыгын гына бөтен йөрәге белән аңлый”, - диде ул һәм шигырен укып узды.

“Татар халкы бик зур югалту кичерде. Без дустыбыз, иҗатташыбыз, талантлы җырчыны югалттык. Хәния Фәрхи бик озак еллар безнең күңелләрдә яшәр, үзенең якты күңеле, матурлыг белән безне илһамландырып торыр”, - дип Хәния Фәрхи белән бәхилләште Татарстанның халык артисткасы Зәйнәп Фәрхетдинова.

Хәния Фәрхинең кызы Алия Гәрәева әнисе белән хушлашырга килүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Әни айлар буе гастрольләрдә йөри иде. Менә ул бүген дә гастрольгә китә. Тик инде мәңгелеккә”, - диде ул.

Хәния Фәрхи Яңа татар бистәсе зиратына җирләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International