Республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде

2017 елның 28 июле, җомга

Республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. 27 июль көнне  Татарстан һәм Башкортстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат булды.

Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) — Татарстанның халык артисты. Ул 1960 елның 30 маенда Башкортстан АССРның Тәтешле районында Югары Салаюа авылында туган. Урта белемне күрше Бәдрәш авылында алган.

Үзенең хезмәт эшчәнлеген 1985 елда Казан театр училищесын тәмамлагач К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында актриса булып башлаган. Анда Т.Миңнуллинның “Без бит авыл малае” пьесасында Сәрия, Р.Батулланың “Ак күгәрчен”ендә Акчәчәк, И.Юзиевның “Мәкәрҗәгә барган идек” пьесасында Саҗидә һәм башка рольләрне башкарган.

1988 елдан ул Мәскәү өлкәсе филармониясе каршында оештырылган “Бәйрәм” ансамбле солисткасы. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Калуга, Владимир Орехово-Зуево, Иваново, Люберцы шәһәрләре татар дисапорасы арасында әлеге коллектив бик популяр булган.

Хәния Фәрхи бүгенге татар эстрадасын үстерү өчен көчен һәм сәләтен кызганмады. Ул кабатланмас тавышы, үзенчәлекле башкару осталыгы белән меңләгән тамашачаның мәхәббәтен яулады, чын мәгънәсендә халык җырчысына әверелде. Ул татар эстрадасының иң популяр артистларының берсе иде. Хәния Фәрхи бер елда 150-160лап концерт куйды, халык игътибарына 27 яңа программа тәкъдим итте.

Хәния Фәрхи 35 ел дәвамында татар халкының мәдәниятен һәм сәнгатен республикада гына түгел, ә федераль һәм халыкара дәрәҗәдә дә лаеклы тәкъдим итте. Башкортстан, Урта Азия, Себер, Казакъстанда һәм башка бик күп республика һәм шәһәрләрдә концертлар белән чыгыш ясады.

Ул бик күп шәһәр, Хөкүмәт чараларында, Сабан туе бәйрәмнәрендә катнашты, 15 тапкыр “Алтын барс” милли бүләгенә ия булды, Бөтенроссия конкурслары лауреаты һәм дипломанты исемнәренә лаек булды.

Аның башкаруындагы җырлар телевидение һәм радио тапшыруларында көн саен яңгырый. Җырчының репертуарында меңгә якын җыр исәпләнә. Алар арасында татар һәм башкорт халык җырлары, бүгенге көн композиторлары һәм автор әсәрләре бар. Аның концертлары һәрвакыт тулы заллар һәм югары профессиональ дәрәҗә узды.

Җырчыга "Әлдермешкә кайтам әле", "Сагынам сине, Питрәч", "Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә", "Онытылыр димә", Казан кичләре", Кышкы чия" җырлары бик зур популярлык китерде.

Хәния Фәрхи үзенең иҗат эшчәнлеге дәверендә күп кенә артистларның сәләтен ачты, алга таба алар үзләренең иҗат эшчәнлеген мөстәкыйль дәвам итте.

2015 елда Хәния Фәрхи "Үткәннәрдән киләчәккә сезнең белән жырлап барам" яңа юбилей программасы белән гастрольләрдә йөрде. Шул ук елда Татарстан Республикасының “Фидкарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Казандагы Йолдызлар аллеясендә аның исемендәге йолдыз бар.

Җырчының татар музыка сәнгатен саклап калу һәм үстерүдәге казанышлары бәяләп бетергесез. Талантлы җырчы, күренекле шәхес турындагы якты истәлекләр безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Р.Н.Миңнеханов, М.Ш.Шәймиев, Ф.Х.Мөхәммәтшин, Ә.Ә.Сәфәров, А.В.Песошин, И.Р.Метшин, А.М.Сибагатуллин, Р.И.Вәлиев, Р.З.Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International