Бүген Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне билгеләп үтелә

2017 елның 28 июле, җомга

Хөрмәтле православие  дине вәкилләре!

Сезне Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне белән ихлас күңелдән котлыйм.

28 июльдә Россиядә иң төп дини бәйрәмнәрнең берсе – Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көнен билгеләп үтәләр. Бу дата ил тарихында мөһим көнгә әверелгән, аның мәдәни-тарихи үсешенә зур йогынты ясаган.

Христиан динен кабул итү Россиягә Европа дәүләтләре системасына тигез хокукларда керергә мөмкинлек биргән. Борынгы рус дәүләтенә - Византия мәдәниятенә, ә аның аша  антик дөнья һәм Көнчыгышның дөнья цивилизациясе мирасына ишекләр ачылган.

Россиядә христиан динен кабул итүгә бәйле вакыйгалар безне Россия дәүләтчелеге барлыкка килгән елларга алып кайта, славян мәдәнияте, гасырлар дәвамында безнең дәүләтне ныгыткан ватанпәрвәрлек принциплары нигезендә Россиянең күпмилләтле халкының  дине һәм аларны берләштерүнең чыганаклары турындагы истәлекләрне саклап калуга булыша.

Күпмилләтле Ватаныбыз тарихы – башка милләтләрнең мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт – илебезнең тотрыклы һәм алдынгы үсеш нигезе булуын раслау ул.

Бәйрәм белән сезне!

Татарстан Республикасы

мәдәният министры                                                                                                              А.М.Сибагатуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International