Кино фонды кинотеатрларга ярдәм итү йөзеннән конкурс игълан итте

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Кино фонды тарафыннан кинотеатрларга ярдәм итү йөзеннән дүртенче конкурс үткәрү турында игълан итә. Аның кысаларында кинотеатрларны модернизацияләү һәм цифрлы җиһазлар урнаштыруга 1 млрд сум күләмендә акча бүленеп бирә.

Конкурс Россия Федерациясенең 500 меңгә кадәр халык яшәгән торак пунктларына кагылачак. Акчалар һәр кино залына 5 млн сумга кадәр бүлеп бирелә, аларны кире кайтырырга кирәкми. Яңадан җиһазландырылган кино залы өчен мәҗбүри шарт - кварталда күрсәтелгән киносеансларның 50 проценты илдә төшерелгән кино булырга тиеш.

Кинотеатрларга ярдәм программасы илдә кино күрсәтү географиясен киңәйтүне максат итеп куя. Бу программаны гамәлгә куюның сәбәбе Россия Федерациясендә кинофикация дәрәҗәсенең түбән дәрәҗәсе булган. Искәртеп узабыз: 2015 һәм 2016 елларда Кино фонды кинотеатрларны модернизацияләү һәм цифрлы җиһазлар урнаштыруга өч тапкыр акча бүлеп биргән. Өч конкурс нәтиҗәсендә Россиянең 70 субъектында урнашкан 395 торак пунктта 434 зал ярдәм алган. Аларның 18 муниципаль кинозалы – Татарстанныкы.

Гаризалар 2017 елның 31 июленнән 25 августка кадәр кабул ителә. Субсидия бүленү тәртибе һәм документлар формасы белән Кино фондының сайтында (http://www.fond-kino.ru/projects/cinema-500k-2017/) танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International