XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә быел дүртенче тапкыр “Кино вакыты” Бөтенроссия форумы узачак. Ул фестиваль көннәрендә, ягъни 5-11 сентябрьдә, уздырылачак. Фикер алышуның төп мәйданнары булып “Мир” кинотеатры һәм “Ногай” кунакханәсе, Казан федераль университеты шоу-румы билгеләнгән.
Чара актер һәм режиссер Кирилл Плетнев һәм продюсер Рубен Дишдишян мастер-классы белән ачылачак. К.Плетнев тулы метражлы “Жги!” фильмын тәкъдим итәргә җыена. Ә Рубен Дишдишян рейтинглы федераль каналларда ничек итеп фильмнары алга этәрү серләре белән бүлешәчәк.
IV форум Россиядә һәм чит илләрдә кино күрсәтү үзенчәлекләренә багышлана.
Мастер-класслар, файдалы лекцияләр, фикер алышулардан тыш, форум кысаларында “Казан презентацияләре көне” дә үткәреләчәк. Анда Татарстан режиссерлары үзләренең яңа проектлары белән таныштырырга җыена.