14 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау-2017» керәшен мәдәнияте республика фестивале була. Быел әлеге бәйрәмнең унсигезенче ел үткәрелә.
Бәйрәм кичке 17.00 сәгатьтә башлана. Кунакларны “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле җырлап каршы ала.
Программада – төрле милли уеннар һәм спорт ярышлары. Тырлау тавы каршындагы аланда төрле тематик мәйданчыклар урнашачаклар, аларның иң популярлары - «Димче почмагы», “Керәшен кафесы”, “Керәшен утары”, «Керәшен чибәре» һәм башкалар. Бәйрәм учак ягу белән тәмамланачак.
2017 елда “Питрау”да Татарстан Республикасының 25 керәшен коллективы катнашачак. Чиләбе өлкәсе, Башкортстан Республикаларыннан да кунаклар килүе көтелә.