Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында халыкара арт-симпозиум үтәчәк

2017 елның 7 июле, җомга

10-20 июльдә Алабуга дәүләт музей тыюлыгында заманча сәнгать буенча “Гореф-гадәтләр” ХII Халыкара арт-симпозиум узачак. Чара РФ һәм ТР Мәдәният министрлыклары, шулай ук Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлекчәсе ярдәме белән оештырыла.

2006 елдан башлап Алабуга музей-тыюлыгы 18 арт-проект үткәргән, аларда дөньяның 17 иленнән 570 рәссам катнашкан.

Быелгы арт-симпозиумга алты ил: Россия, Венгрия, Төркия, Украина, Казакъстан һәм Төркмәнстаннан профессиональ сәнгать һәм иҗади берлек әгъзалары киләчәк. Россия данын Татарстан, Башкорстан, Удмуртия, Мари Эл, Кырым, Алтай, Төньяк Осетия-Алания, Кабардин-Балкария, Калмыкия, Хакасия һзм Бурятия республикалары яклаячак. Халыкара проектлар хәрәкәте тарихына Мәскәү, Киров, Ставрополь, Ростов-Дон, Ноябрьск һәм Комсомольск-Амур рәссамнары да үз өлешен кертәчәк.

Арт-проект тәмамлагач анда катнашучыларны Россия Федерациясе Музей фонды составына дәүләт исәбенә куйчаклар. Симпозиумның нәтиҗәсе яңа әсәрләр коллекциясе күргәзмәсе булачак, киләчәктә ул Россия музейлары күргәзмә залларына куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International