XIII Казан халыкара кинофестиваленең жюри составы билгеле булды

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

XIII Казан халыкара мөселман кинофестиваленең жюри составы расланды.  Жюри командасын Россиянең халык артисты, режиссер һәм сценарист Николай Досталь җитәкләячәк. Фильмнарны 11 илдән килгән 20 белгеч бәяләячәк.

Конкурс программасының тулы метражлы уен фильмнарын АКШ продюсеры Ларри Джексон («Молчание ягнят», «Более странно, чем в раю»), кино белгече, публицист Абдурразак Аззахер (Марокко), Россиянең халык артисты Виктор Вержбицкий (Россия), режиссер һәм сценарист Салават Юзеев (Россия, Татарстан) бәяләячәк.

«Кыска метражлы уен фильмы» һәм «Яшь Россия» номинацияләрендә жюри составында - кинорежиссер, «FIFOG» Женева кинофестивале директоры Тахар Хоучи (Швейцария), фильмнарны фестивальләргә җибәрү буенча «Festagent» агентлыгы җитәкчесе  Иван Золотухин (Россия), актер Орхан Милли (Төркия).

Иң яхшы документаль фильмнарны режиссер һәм сценарист Шарофат Арабова (Таҗикстан), кино белгече Ульви Метхи (Азәрбәйҗан), режиссер Алиреза Шахрохи (Иран) бәяли.

Казан кинофестиваленең кино белгечләре жюрилары арасында мәдәният белгече Кирилл Разлогов (Россия), Мәскәү сайлап алу комиссиясе әгъзасы Марина Торопыгина (Россия), кино белгече Гульбара Толомушова (Кыргызстан) керә.

Быел беренче тапкыр матбугат жюрие эшләячәк. Жюри составында - РФ Кинематографистлар берлеге газетасы баш мөхәррире урынбасары Вита Рамм (Литва/Россия, Мәскәү), «Искусство кино» журналы авторы Евгений Майзель (Россия, Санкт-Петербург), «Эфир» телеканалы редакторы Дмитрий Пивоваров (Россия, Казан).

Татарстан фильмнарын «Милли кино секциясе»ндә кино белгече Миролюб Вучкович (Сербия), продюсер, актриса Диана Сәфәрова (Россия, Татарстан), кино белгече Елена Алексеева (Россия, Татарстан) бәяләячәк. 

Искәртеп узабыз: XIII Казан халыкара мөселман кинофестивале 5 - 11 сентябрьдә үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International