Фирүзә Зиннәтуллинаның «Гыйшык алмасы» кыска метражлы фильмы «Фреска» Заманча сәнгать һәм рухи фильмнар халыкара фестиваленең («Fresco International Festival of Modern Art and Spiritual Films») конкурс программасына кергән. Кинофестиваль Әрмәнстанда уза.
Фильмның сценарий авторы — Фәрит Дәүләтшин, продюсер - Наталья Топал.
Мәгълүмат өчен. «Фреска» IV Заманча сәнгать һәм рухи фильмнар халыкара фестивале Ереван шәһәрендә 26 -31 августта уза. Конкурс программасына 26 фильм сайлап алынган. Тугыз фильм конкурстан тыш күрсәтелә.