Казанда Кече театр гастрольләре узачак

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

2017 елның 14-19 сентябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Дәүләт Академия Кече театрның (Мәскәү) традицион гастрольләре уза. Бу - Мәскәү театрының Казанга җиденче мәртәбә килүе.

Гастрольләр 14 һәм 15 сентябрьдә А.Дюманың “Людовик XIV яшьлеге” спектакльләре белән ачыла. Спектакльнең режиссеры – СССРның халык артисты, Россиянең Дәүләт премияләре лауреаты Юрий Соломин.

16 һәм 17 сентябрьдә Казан театр сөючеләрен А.Н. Островскийның “Не все коту масленица” комедиясе көтә. Бөек драматургның иң үткен һәм күңелле пьесаларының берсенең яңа сәхнә версиясен ясау өстендә  режиссер Виталий Иванов җитәкчелегендәге кую командасы эшләгән. Спектакльгә музыканы композитор Максим Дунаевский язган.

18 һәм 19 сентябрьдә тамашачыларга А.Н.Островскийның В.Н.Драгунов сәхнәгә куйган “Йөрәк таш түгел” комедиясе тәкъдим ителә. Төп рольне Россиянең Дәүләт премияләре лауреаты, Россиянең Халык артисты Василий Бочкарёв башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International