Рөстәм Миңнеханов "Ленино-Кокушкино" дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында булды

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч районындагы "Ленино-Кокушкино" дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында булды. ТР Президенты белән бергә музейда ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова да булды.

Рөстәм Миңнехановка аңлатмаларны дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгының директоры Рөстәм Габдерәхимов биреп барды. 

Музей экскурсоводы Анна Пигасова Ульяновлар гаиләсе тормышы турында сөйләде, алар биредә җәй саен ял итә торган булган. 

Музей территориясендә Александр Бланкның ике катлы йорты, җәйге янкорма, хуҗалык биналары, шулай ук агачлы, декоратив куаклар, каенлык һәм төзекләндерү элементлары кергән парк бар. Музей коллекциясенә кулланма сәнгать, көнкүреш һәм этнография предметлары, документлар, табигый фәнни коллекция предметлары һәм башкалар керә.

Рөстәм Миңнеханов һәм музей директоры Рөстәм Габдрәхимов музейны төзекләндерү мәсьәләләре турында сөйләште. ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов та фикер алышуда катнашты. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International