23-24 кинотеатрында Кыргыз киносы көннәре уза. Программага халыкара кинофестивальләре лауреатлары булган иң яхшы милли тулы һәм кыска метражлы фильмнар кергән.
23 июнь көнне 16.00дә иҗат төркеме, Татарстан һәм Кыргызстан Мәдәният министрлыклары вәкилләре катнашында Кыргыз киносы көннәрен тантаналы ачу була. Аннары 19.00дә 2015 елгы Казан халыкара мөселман кинофестиваленең “Иң яхшы тулы метражлы фильм”ы булып танылган «Курманжан Датка» картинасы күрсәтелә.
Курманжан Датка - кыргыз халкының милли герое, ХIХ гасыр азагында ул Кыргызстанның Алай крае белән идарә иткән, хәтта улларын да корбан итеп Ватанының бәйсезлеге өчен көрәшкән.
Кыргыз картиналары 24 июньдә дә дәвам итә – 17.30да Руслан Акунның «Перегон» һәм Нәргиз Маматкулованың «Сөйкө» фильмнары тәкъдим ителә. Программа Ника Жолдошеваның «Небесное кочевье» фильмы белән төгәлләнә.