Бүген Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Конфедерацияләр кубогының акккредитацияләнмәгән мәгълүмат чаралары медиаүзәгендә узган матбугат конференциясендә катнашты. Ул Конфедерацияләр кубогы вакытында узачак мәдәни чаралар турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, Татарстан башкаласының театр, концерт заллары һәм башка мәдәния учреждениеләре сезонны турнир азагына кадәр озайткан.
Әлеге вакытка 48 чара - 9 концерт һәм 39 спектакль кую ниятләнгән, шул исәптән ачык мәйданчыкларда. “Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы скверла Татарстан Дәүләт халык уен кораллары оркестры һәм Филармония джаз-оркестры концертлары оештырыла”, - дип билгеләп үтте министр.
19-29 июнь көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә тәүге тапкыр "Kazan Classic Fest" Халыкара музыка фестивале узачак. Фестиваль афишасына театрның соңгы еллардагы иң яхшы спектакльләре – “Аида”, “Трубадур”, “Евгений Онегин” опералары һәм классик балет шедеврлары - "Аккош күле", "Дон Кихот" кергән. Шулай ук мәдәни чара кысаларында Игорь Моисеев исемендәге Дәүләт академик халык биюләре ансамбле концертлары узачак.
Татарстан Дәүләт симфоник оркестры чит ил классик музы4ка әсәрләреннән торган ике концерт белән чыгыш ясаячак. Ә Дәүләт камера хоры 3 концерт программасын тәкъдим итәчәк. Алар «Фильм, фильм, фильм», «Сто часов счастья», «Кругосветка» дип атала, аларда ил һәм чит ил музыкасы хитлары, фольклор әсәрләр яңгараячак.
Айрат Сибагатуллин 27 июнь көнне 19.00дә Казан Кремленең Туп сараенда узачак “Иман моңы” VI Дини музыка фестиваленың йомгаклау концерты турында да әйтеп узды. Анда Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры һәм Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры “Халыклар дуслыгы” программасы белән чыгыш ясаячак.