Бүген Казанда мәшһүр җырчы Әлфия Афзалова белән хушлаштылар. Аның белән бәхилләшү чарасы Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды. Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисткасы, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты белән хушлашырга Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә иртәдән кеше агылды. Алар арасында дәүләт һәм җәмгыять эшлекләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, җырчылар актерлар, шагыйрьләр, язучылар бар иде.
Җырчы белән хушлашуның рәсми өлешендә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Мәтәм митингын Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ачып җибәрде һәм алып барды. “Без бүген мәшһүр җырчы Әлфия Афзалованы соңгы юлга озатырга җыелдык. Ул тормышны ярата торган кеше иде. Аның белән очрашу ул үзе бер гомер иде”, - дип мәрәҗәгать итте ул җыелган халыкка.
"Язмыштан узмыш юк шул. Бик зур рәхмәт, күпме халык килгән. Аңа мәхәббәт күренеп тора, артык сүз кирәк тә түгел. Чөнки югалтуның бәһасе шундый. Исән чагында халкыбызның, Россиянең халык артисты зур бүләкләргә лаек булды. Ул халкыбызның газиз баласы. Ул бөтен эшкә җигелеп эшләде. Чөнки аның язмышы шундый. Биш яшенән ятим калган. Ятим бала һәрвакыт газиз бала. Ятимнәргә караш төрле була тормышта. Әмма халык аны үз кочагына алды. Аңа ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәт әйтәсем килә", - дип белдерде Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев легендар җырчыбыз Әлфия Авзалованы соңгы юлга озату чарасында.
Шулай ук Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев чыгыш ясады. Ул район Мәдәният сараена Әлфия Афзалова исемен бирергә ниятләүләрен, җырчы исемендәге фестиваль-конкурслар үткәрергә теләүләрен җиткерде. Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов, Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин да атаклы җырчы турында ихлас сүзләрен җиткерде.
Җырчының җәсәден филармония залыннан алып чыкканда фойедагы халык көчле алкышларга күмеп озатты.
Җырчы бүген Яңа татар бистәсе зиратына җирләнде.