Татарстанның яшь кинематографистларын ВГИКка җибәрәләр

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Быел кино операторы, продюсерлык, уен һәм уен булмаган режиссера белгечлекләре буенча сайлап алу үткәрелә. Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова рәислегендәге республиканың атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлекләреннән торган комиссия дәгъва кылучыларның портфолиосындагы иҗади эшләрнең сыйфатлы булын билгеләп үтте. Күп кенә катнашучылар дөнья һәм ил кинематографы тарихын яхшы белүен күрсәтте. Беренче тур нәтиҗәләре буенча комиссия икенче этапка 12 кешене үткәрде.

13 июнь көнне 14.00 сәгатьтә ТР Мәдәният министрлыгында (201 кабинет) сайлап алуның икенче этабы узачак. Аның нәтиҗәләренә карап комиссия киңәше буенча җәй көне Мәскәүгә керү имтиханнарын тапшырырга барачак кешеләрнең исемнәре мәгълүм булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International