XIII Казан кинофестиваленә дөньяның 61 иленнән гариза алынган

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү тәмамланды. Оештыру комитеты дөньяның 61 иленнән 782 гариза теркәгән. Сайлап алу комиссиясе әгъзалары фильмнар белән таныша башлаган. Уен, документаль һәм анимацион ленталарның конкурс шорт-листы 1 июль көнне билгеле булачак.

Фестивальдә катнашучылар арасында 2016 елгы Канн кинофестивале призеры, әфган режиссеры Шарбану Садат, Кытайның танылган прдюссер һәм режиссерлары Ван Сюэбо һәм Чжан Вей, таҗик кинорежиссеры һәм сценарист Шарофат Арабова һәм башкалар бар.

Ел саен фестивальнең географиясе киңәя бара. 2013 елда 300ләп гариза бирелгән булса, 2016 елда аларның саны 703кә җиткән. Быел Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләреннән (Непал, Шри-Ланка, Һиндстан, Малайзия, Индонезия, Бангладеш) күп эшләр алынган. Россиядән дә фильмнар саны арта бара. Быел фестивальнең комиссия составына Иван Форгач (Венгрия), Сергей Анашкин (Екатеринбург) һәм Адилә Хәйбуллина (Казан) кергән.

XIII Халыкара мөселман киносы фестивале быел 5-11 сентябрьдә узачак. Фестивальнең ачылыш һәм ябылыш тантаналары М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академик опера һәм балет театрында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International