Александр Курышев: “Сабан туе” Мальта тамашачыларныда зур кызыксыну уятты"

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

27 май көнне Мальта Республикасында беренче тапкыр Сабан туе үтте. Бахар ич-Чак шәһәрендә яшәүчеләрне һәм кунакларны әлеге бәйрәм белән котларга дип Казаннан ТРның атказанган артисты Айдар Гайнуллин, Казан консерваториясе укытучысы Айрат Имашев, җырчы Гөлназ Батталова да барды. Мальтада Россия ватандашлары ассамблеясенең Координация советы рәисе Александр Курышев Татарстан Мәдәният министрлыгы исеменә бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт хаты юллаган.

“Сабан туе” бәйрәме Мальта тамашачыларында зур кызыксыну уятты һәм аны бик яратып кабул итте. Шуңа да без әлеге бәйрәмне ел саен үткәрергә дип карар иттек”, - дип язган Александр Курышев үз хатында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International