8-12 июнь көннәрендә Татарстан Милли музее Казанның җилкәнле спорт федерациясе һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә Музей регатасы оештыра.
Музей регатасы Милли музейның «Идел һәм Чулман: Open History» дигән зур проектының бер өлеше булып тора. Бу проект Россиянең атаклы елгалар тарихын өйрәнү, Идел һәм Чулман елгаларына кагылышлы мәгълүмат туплау һәм күргәзмәләр оештыру уңаеннан эшләнелгән.
Регатада Татарстан, шулай ук, Чабаксар, Түбән Новгород, Тольятти, Ульяновск һәм башка. шәһәрләрнең спортчылары катнашачак. Проектның маршруты Идел елгасының тарихи урыннарыннан узачак.
Музей регатасы үзендә спорт һәм мәдәниятне берләштерә. Чара республикабызга чит ил туристлары килүне арттырырга тиеш, чөнки Чулман, Идел елгалары аша узган туристлык маршрутлары - чит ил кунакларының игътибар үзәгендә. Киләчәктә елга буйларына урнашкан шәһәр, район музейларына да игътибарны арттырачаклар. Музей регатасы проекты барышында әлеге музейлар буенча фәнни эзләнүләр дә оештырыла.
5 көн дәвам итәчәк чараларда яхталар парады, ярышлар да күзәтергә мөмкин булачак.
Белешмә өчен. Казанда "Музей регатасы" дигән яңа проект 2016 елда старт алган иде. Казан-Чистай маршруты буенча Татарстанда беренче мәртәбә оештырылган чарада 15тән артык яхта катнашты.