М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Рус теле һәм Пушкинның туган көненә багышланган чара узды

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Бүген Рус теле һәм бөек шагыйрь А.С.Пушкинның тууына 218 ел тулган көн. Шул уңайдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында зур тантана узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

Бәйрәмгә җыелучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Аның сүзләренчә, күпмилләтле илебезнең бар халыклары да бүгенге бәйрәмне билгеләп үтә. «Телләр, традицияләр һәм мәдәниятләр төрлегеге – безнең бәһасез байлыгыбыз. Боларның барсын да бәйләүче – рус теле. Рус телен үстерүдә, саклауда һәм ишәйтүдә катнашучыларның барысына да – укытучыларга, мәдәният һәм фән эшлеклеләренә, иҗтимагый оешмаларга, рухани лидерларга, энтузиастларга рәхмәт белдерәм», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бәйрәмгә җыелучыларга иҗади илһам, уңышлар һәм мул тормыш теләде.   

Соңыннан Татарстан Президенты эшләрендә аеруча зур уңышларга ирешүчеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Яшел Үзән муниципаль районының А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицее директоры Валентина Кибец мәгариф системасын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен шундый ук медальгә бөгелмә муниципаль районының Үзәкләштерелгән район клуб системасының Кече Бөгелмә авыл мәдәняит йорты хормейстеры Валерий Савельев та ия булды.

“Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактулы исемне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының гомумбелем һәм йомгаклау аттестациясе бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Гөлнара Исламова һәм Чаллының 26нчы гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Чучалина алды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International