Казанда Санкт-Петербургның “Мастерская” театры гастрольләре башлана

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

1-7 июнь көннәрендә В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры сәхнәсендә Санкт-Петербургның “Мастерская” театры гастрольләре узачак. Иҗади сәфәр РФ Мәдәният министрлыгы Гастроль эшчәнлегенә ярдәм федераль үзәгенең “Зур гастрольләр” программасы кысаларында оештырылган.

Гастрольләр бүген Мольер пьесасы буенча режиссер Григорий Козлов куйган “Тартюф” спектакле белән ачылачак. Иртәгә, 2 июнь көнне, питерлылар Ф.Достоевский романы буенча сәхнәләштерелгән “Идиот. Возвращение” спектаклен тәкъдим итә. 3 июнь көнне казанлылар В.Вербинның А.И.Купринның “Яма” повесте буенча язылган “Два вечера в веселом доме” әсәрен күрә алачак. 4 июньдә Качалов сәхнәсендә - Ф.М.Достоевскийның “Иван и Черт” спектакле. 5 июнь “Мастерская” А.Островскийның “За чем пойдешь, то найдешь” пьесасы буенча эшләнгән Грёзы любви, или Женитьба Бальзаминова комедиясен күрсәтәчәк. 6 июнь көнне тамашачылар А.Вампилов пьессасы буенча “Старший сын” спектакле белән таныша алачак.

Гастрольләр 7 июнь көнне В.Ерофеевның “Москва-Петушки” спектале белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International