Татарстан Мәдәният министрлыгында Александрин театры гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе узды

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында Россиянең иң өлкән театрларының берсе - А.С.Пушкин исемендәге Россия дәүләт академия драма театры (Александрин театры) гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе узды.  

Журналистлар белән очрашуда Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Александрин театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Фокин, әлеге театрның әйдәп баручы актерлары Николай Мартон белән Сергей Паршин, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев катнашты.

 “Мондый данлыклы, легендар театр коллективын кабул итү безнең өчен олы мәртәбә һәм бик сөенечле вакыйга. Чөнки Александрин театры тарихы – ул рус театры сәнгате тарихы. Алты кич дәвамында без күрәчәк  Гоголь ул театр сөючеләрөчен бик зур бәйрәм”, - дип белдерде Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова кунакларны сәламләп.

“Без сезгә Гогольнең ике спектакле белән килдек. Гоголь- ул безнең театр өчен бик әһәмиятле шәхес, яшь чагында ул, Антон Чехов һәм башка әдипләр кебек  үк, үзе дә Александрин сәхнәсендә уйнаган. Әлеге ике спектакль (“Ревизор” һәм “Женитьба”) төрле, без аларны сезне Гоголь темасы белән тулырак таныштыру, классика белән ничек эшләргә омтылуыбызны күрсәтү өчен алып килдек”, - дип билгеләп үтте театнрның сәнгать җитәкчесе Валерий Фокин.

Санкт-Петербург кунаклары Татарстан башкаласыннан алган хис-кичерешләре белән дә уртаклашты. Аларга Казан шәһәре бик ошаган. Шулай ук тамашачылар да аларда яхшы тәэсир калдырган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International