1 июнь көнне Арча районындагы “Кырлай” әдәби-мемориаль комплексында “Сөйкемле шүрәле” VIII Халыкара иҗади эшләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.
Конкурсны Татарстан Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” Татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы гамәлгә куйган. Ә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Арча районының “Кырлай” комплексы оештырган.
Бәйгедә муниципаль гомумбелем оешмаларының 1-10 сыйныф укучылары, Россия Федерациясе, БДБ илләре һәм ерак чит илләрнең балалар мәдәни-ял берләшмәләре вәкилләре катнашкан.
Быел республика оештыру комитетына 380ләп гариза алынган, Татарстанның 28 районы, Башкортстан, Ульяновск, Мәскәү төбәкләреннән 135 һәм Австралиядән бер катнашучы өченче турга узган.
Халыкара балаларны яклау көнендә Кырлайга килүчеләрне сәхнәләштерелгән очрашу, Г.Тукай музее белән танышу, бөек шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салу, конкурста җиңгән эшләрдән торган күргәзмәне ачу, төрле мастер-класслар, бүләкләү тантанасы көтә.