Татарстанлылар Иран тарихындагы иң кыйммәтле блокбастерны күрә ала

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Иртәгә 11.00дә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Иран кинорежиссеры Маджид Маджидиның “Мөхаммәд – Ходай илчесе” дигән картинасының республика прокатына чыгуына багышланган матбугат конференөиясе була. Ул 2016 елда Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә ачыш фильмы дип табылган иде.

Фильм прокатка 17 май көнне, Рамазан ае башланган көнне прокатка чыга. Татарстан тамашачыларының күп санлы сораулары буенча ул ай буе Казан кинотеатрлары («Корстон», «Тандем», «Мир»)һәм Татарстан район һәм шәһәрләренең мәдәният учреждениеләре мәйданчыкларында күрсәтеләчәк.

Матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алибеман Экбали Зарч, “Татаркино” ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова, “Татаркино”ның кинофестивальләр һәм киночаралар үткәрүне оештыру бүлеге җитәкчесе Альбина Нәфигова, ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләр үзәгенең әйдәп баручы белгече Рөстәм Батров катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International