Музыкант, композитор Рәфыйк Таҗетдинов вафат

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

"Республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде.

2017 елның 21 маенда Татарстан Республикасының халык артисты, балалайкачы, композитор Рәфыйк Зәкиҗан улы Таҗетдинов 57нче яшендә вакытсыз арабыздан китте.

Р.З.Таҗетдинов 1961 елның 19 гыйнварында ТАССРның Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында дөньяга килгән.

1988 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. Институтны тәмамлаганнан соң оркестр дирижеры кафедрасында эшли башлаган.

1993 елда Р.З.Таҗетдинов “Казан” халык уен кораллары ансамблен, 1995 елда фольклор һәм эстрада инструменталь музыкасы театрын оештырган. 1996, 2001 һәм 2003 елларда Р.З.Таҗетдинов әсәрләре белән аудиоальбомнар чыгарылган.

Музыкант төрле фольклор һәм инструменталь коллективлар составында солист сыйфатында Россия шәһәрләре һәм Италия, Франция, Гыйрак, Мисыр, Туниста концертларда катнашкан.

1994 елда Р.З.Таҗетдиновка ТАССРның атказанган, 2010 елда Татарстан Республикасы халык артисты исемнәре бирелгән.

Талантлы музыкант, балалайкачы, җырчы, педагог, композитор турындагы якты хатирәләр безнең күңелләрдә мәңге сакланыр", - диелгән А.М.Сибагатуллин, И.Р.Метшин, А.В.Шадриков, Р.Р.Йосыпов,К.Н.Нуруллин имзалаган кайгынамәдә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International