Яшүсмерләр китапханәсенең “Тәрәзә” (“Окно”) журналы китапханәләр нәшер иткән газета – журналлар конкурсында диплом белән бүләкләнде

2007 елның 30 ноябре, җомга
Яшүсмерләр китапханәсенең “Окно” (“Тәрәзә”) журналы II Бөтенроссия “Библиопресса – Регион - 2007” конкурсында “Яхшы башлангыч өчен” дипломы белән бүләкләнде. “Мәгълумат дөньясына тәрәзә”(“Окно в информационный мир”)   журналының әле икенче генә саны дөнья күрергә өлгерде. Китапханә чыгарган әлеге басма 72 битле, алай гына да түгел, китапханәчеләр иҗат материалларының киң эчтәлекле булуы игътибарга лаек. Монда практик уйланулар, булган кызыклы хәлләрне бәян итү белән бергә, яңаларын ачарга омтылу, төрле эксперементлар урын алган. Әлбәттә, конкурсны оештыручыларның әлеге тырышлыкка тиешле бәя бирүләре куандыра.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International