Рус теле еллыгына нәтиҗәләр ясалды

2007 елның 30 ноябре, җомга
Бүген “Пирамида” күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасында узган Рус теле еллыгына нәтиҗәләр ясалды. Биредә Рус теле еллыгы барышында узган чараларның җиңүчеләрен бүләкләделәр. Сертификат һәм дипломнарны премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Мәдәният министры Зилә Вәлиева тапшырды. Чарада шулай ук белем бирү, мәдәният, сәнгать учрежденияләре, иҗади оешма җитәкчеләре дә катнашты. 
Рус теле еллыгы Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин Указы белән игълан ителгән иде. Аның максаты – рус теле, рус әдәбиятына карата игътибар булдыру. 2007 ел эчендә Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә 800дән артык чара үтте. Болар: төрле төрдәге тәкъдир итү чаралары, халыкара форум һәм түгәрәк өстәлләр, конкурс һәм итерактив акцияләр, фәнни-методик конференцияләр, китап күргәзмәләре. Алар Россиядә генә түгел, ә Австрия, Германия, Һиндстан, Италия, Люксембург, Ливан, Кытай, Украина, Беларусия, Азербайҗан, Молдавия, Таджикистан, Армения кебек илләрдә дә үтте. Декабрьдә Финляндиядә “Иң яхшы рус теле укытучысы” конкурсы узачак.
Татарстанда исә әлеге елда Славяннарның язу төре һәм мәдәнияте, туган якны өйрәнүчеләр көненең 175 еллыгы, регионара фәнни – гамәли конференция, Идел буе республикалары язучы һәм тәрҗемәчеләренең форумы һәм тагын бик күп төрле чаралар узды. Рус әдәбиятына кызыксынуны арттыруга Кече академия драма театры – Санкт-Петербург шәһәреннән Европа театры гастрольләре зур өлеш кертте. Шулай ук үзебезнең В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия Зур рус дрмама театрын да билгеләп үтми булмый. Инде ияләнгән гадәт буенча үткәрелеп килүче “Ел китабы” (Г.Р.Державинның туган көненә багышлап үткәрелә), шигырь бәйрәме, Шаляпин, Горький, Лихачев, Дьякнов укулары да югары дәрәҗәдә үтте.      
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International