Татарстан Республикасы Милли музеенда «Мәскәү һәм мәскәүлеләр. Гореф-гадәтләр һәм хәзерге заман» күргәзмәсе ачыла

2011 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

     Татарстан Республикасы Милли музеенда 2011 елның 16 июнендә 16.00 сәгатьтә «Мәскәү һәм мәскәүлеләр. Гореф-гадәтләр һәм хәзерге заман» күргәзмәсе ачыла.

     Күргәзмәне Мәскәү үз фондында шәһәренең гасырлар дәвамындагы тарихын тасвирлаучы 1 миллионнан артык сакланучы берәмлек туплаган «Мәскәү музее» Музейлар берләшмәсе Татарстан Республикасы Милли музее белән мәдәни алышу һәм мүзейара хезмәттәшлек ниятеннән әзерләнде.

     Экспозициядә 80 артык җентекләп сайланган экспонатлар тупланган: рәсемнәр, графика, гравюра, планнар һәм карталар, кулланма сәнгать әсәрләре, хатын кыз күлмәкләре һәм аксксуарлары, мәскәүлеләрнең көнкүреш әйберләре, тарихи фотографияләр. Алар арасында Х. Гуттенберг (1749 – 1818), Г. Оберкоглер, Ж. Делабарт гравюралары, О. Кадоль (1782 – 1849) литографияләре, Дациаро-Лемерсье XIX гасыр уртасында иҗат иткән Л.П.А. Бишбуа (1801 – 1850), Ж. Жакотте, Обрен танылган рәссамнарның төп нөсхә әсәрләре буенча нәфис графика басмалары, М.П. Клодт (1835 – 1914), А.С. Егорнов (1858 – 1903), А.Ф. Максимов (1870 – 1921), С.В. Герасимов (1885 – 1964), В.Н. Сигорский (1902 – 1978) һәм башкаларның эшләре, М.В. Леблан (1885 – 1946), А.А. Монин (1896 – 1969), Ю.И. Пименов, Д.И. Пяткин (1921 – 1990), М.В. Куприянов (1903 – 1991), Ю.Т. Жданов XIX гасыр ахыры XX гасыр башы Мәскәү рәссамнарының сайланма әсәрләре.

     Күргәзмә Мәскәүнең матурлыгына сокланган рәссамнар күзлегеннән үзенчәлекле, кабатланмас шәһәркүренешләрен күрергә мөмкинлек бирә. Биредә шәһәр һәм анда торучылар төрле моментларда сүрәтләнгән.

     Күргәзмә 16 июненән 10 сентябрьга кадәр эшлиячәк.

     Массакүләм мәгълүмат чараларына аккредитация үтәргә кирәк. Телефоннар: 292-01-20, 292-32-18

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеТР Милли музееның редакция-нәшрият бүлеге  матбугат үзәге ярдәме белән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International