Казанның музыка училищесы студенты Халыкара конкурс җиңүчесе булды

2007 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе
16-25 ноябрь көннәрендә Уфада Уфа дәүләт сәнгать академиясе базасында Заһир Исмәгыйлев исемендәге музыкант – башкаручыларның Халыкара конкурсы узды. Әлеге конкурста лауреат исемен Казан музыка училищесы студенты алды. Конкурсны Башкортстанның Россия составына керүенә 450 ел һәм башкорт композиторы Заһир Исмәгыйлев тууына 90 ел тулуга   багышлап, Россия Федерациясе мәдәният һәм кинематография агентлыгы, “Башкортстан” телерадиотапшырулар компаниясе һәм З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе тарафыннан оештырылды. Конкурс ике яшь төркеменә (14 – 19 һәм 20 - 25) бүленеп, фортепиано, скрипка, виолончель, контрабас, соло башкаруына махсуслашып үткәрелде. Кронкурста катнашуга барлыгы 70 гариза бирелгән. Анда махсус урта белем бирү йортларында укучылар, студентлар, аспирант һәм Башкортстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Әлмәт, Саратов, Магнитогорск, Новосибирск, Казахстан һәм Көньяк Корея югары уку йортларының әзерлек бүлекләрендә белем алучылар катнашты. Җиңүчеләр исемлегендә Альбина Латыйпова (В.А.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы студенты)да бар. Ул “Сольное пение” номинациясендә икенче премия лауреаты, моңардан тыш, Альбина “Заһир Исмәгыйлев әсәрләрен иң яхшы башкаручы”, “Татар халык җырын иң яхшы башкаручы” конкурсларында махсус бүләккә дә ия булды. “Сольное пение” номинациясендә шулай ук Д.Хәйретдинов һәм Ю.Мазуров исемендәге Казан музыка училищесы студентлары дипломат булды.
 
Заһир Гарип улы Исмәгыйлев (1917 – 2003) – күренекле башкорт композиторы СССР, Россия һәм Башкортстанның халык артисты, М.Глинка исемендәге Россия Федерациясе һәм Салават Юлаев исемендәге Башкортстан Республикасы дәүләт премияләре иясе. З.Г.Исмәгыйлев Россия һәм Башкортстан музыка сәнгатенә әйтеп берә алмаслык зур өлеш керткән, туган республикасында милли композиторлар мәктәбе ачкан шәхес. Уфа дәүләт сәнгать академиясенең беренче ректоры да Заһир әфәнде. Композиторның иҗади мирасы киң колачлы һәм күпкырлы булуы белән үзенчәлекле.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International