Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Плакатлар конкурсына нәтиҗә ясалды
2007 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе
Кичә Республиканың яшүсмерләр китапханәсендә Россиядә рус теле һәм китап уку елы булуга багышланып үткәрелгән “Һәрвакыт булсын китап” конкурсына йомгак ясалды. Конкурсның максаты - плакатлар сәнгате һәм китап укуга кызыксыну уяту. Конкурс быелның 15 апреленнән 15 ноябренә кадәр дәвам итте. Җиңүчеләр исә ике номинациядә билгеләнде :17 яшькә һәм 18дән 24 яшькә кадәр булган катнашучылар. Конкурсантлар китапка багышланган плакатлар ясарга тиеш иде. Беренче тур Татарстан район һәм шәһәр муниципаль берәмлекләре китапханәләрендә узса, икенче турда эшләргә бәяне Республика оештыру комитеты бирде. Конкурс эшләре тема яктыртуның идея тирәнлеге, индивидуальлеге, стандартларны үтәү осталыгына карап бәяләнде. Конкурска 251 катнашучыдан 260 эш тәкъдим ителде. Ул аеруча сәнгать мәктәпләре, профессиональ лицей, югары уку йортында укучыларда кызыксыну уяткан. Теманы ачу өчен яшь каләм ияләре гуашь, акварель, тушь, карандаш, коллаж, кәгазь пластикасы, компьютер графикасын кулланган .
Материалларның күләменә килгәндә, беренче номинациядән (14 – 17 яшьләр) 206 эш тәкъдим ителде. Алар арасыннан иң яхшылар булып Зәйдән Алия Ямалиева (беренче урын), Казанның 3нче номерлы сәнгать мәктәбеннән Дарья Буштец (икенче урын) һәм Баулыдан Елена Платонова танылды. Икенче номинациядән (18-24 яшьләр) 54 эш кабул ителде. Алар арасыннан Балтачтан Татьяна Яковлева (икенче урын), Чирмешәннән Руслан Әхтәмов (өченче урын) җиңүчеләр дип табылды. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
май, 2026 ел
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә милли коллективлар фестиваль-форумын ябу тантанасында чыгыш ясаячак
30 майда П.И. Чайковский исемендәге концертлар залы сәхнәсендә РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Әлеге концерт Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы ярдәмендә узачак Россия милли һөнәри иҗат коллективлары берлеге фестиваль-форумының финал аккорды булачак.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы мәдәният министрының музейлар көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле Татарстан музейлары хезмәткәрләре! Сезне Халыкара музейлар көне белән котлыйм! Бу көн – тирән һөнәри белемнәрне генә түгел, рухи байлык, дөнья тарихына һәм сәнгатькә булган олы мәхәббәтне тану һәм бәяләү символы.
13
май, 2026 ел
Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале эчендә милли конкурс узачак
2026 елның 4-8 сентябрендә Татарстан башкаласында XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале узачак. Ул яшәү дәверендә кинематографик дөньяның танылган мәдәни вакыйгасына әверелде. Күренекле режиссерларның иң яхшы фильмнары ел саен әлеге кинофорум кысаларында күрсәтелә. Тулы метражлы, документаль һәм анимацион фильмга номинацияләр белән беррәттән, «Алтын минбар» фестивале Иң яхшы милли фильмнарны сайлый.
Казан Кремлендә Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясе узачак
2026 елның 16 мае, шимбә көнне, Казан Кремле кунакларны һәм шәһәр халкын Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясенә чакыра. Акциянең темасы — «Туган», бу Россия халыклары бердәмлеге елын үткәрү белән аваздаш. Акция 17:30 сәгатьтә «Аллея кунаклары» дигән бушлай спектакль белән башланып, квестлар, экскурсияләр, остаханәләр һәм башка интерактивлар белән Казан Кремле музейларында һәм күргәзмә залларында 23:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. «Музейлар төне»нең тулы программасы белән сайтта танышырга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз