Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Мәдәният министрлыгының узачак пианиночы Рэм Урасин белән очрашуга чакырабыз
2007 елның 28 ноябре, чәршәмбе
Сезне
30 ноябрь 10.00 сәгатьтә
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференц – залында узачак Татарстанның халык артисты, Халыкара конкурслар лауреаты, атаклы пианиночы Рэм Урасин белән очрашуга чакырабыз. Очрашу барышында артистның Казанда узасы концерты, яңа иҗади проектлары хакында сүз алып барылачак.
Рем Урасинны яшь буынның иң романтик пинаночысы дип атыйлар.
Музыкант 1976нчы елда Казанда туа,
Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка урта мәктәбенең М.В.Сухаренко классын тәмамлый. 15 яшендә Урасин Мәскәүдә Шопен исемендәге Халыкара конкурста җиңү яулый, ә инде өч елдан соң, Варшавада узган Шопен исемендәге XIII Халыкара конкурста (1995 ел) лауреат исемен ала. 2001нче елда Мәскәү консерваториясе аспиранты Рэм Урасин Монте-Карлода үткән Халыкара башкаручылар конкурсында Гран-прига лаек була. 2004 нче елда Сиднейдагы Халыкара пианиночылар конкурсы лауреаты һәм дүрт махсус бүләк (Моцарт концертын, Шопен, Австрия композиторы әсәрләрен иң яхшы башкаручы һәм тамашачы мәхәббәтен яулаган музыкант) иясе.
Рэм Урасин Россия, чит илнең күп шәһәрләрендә концертлар һәм Россия халык оркестры, Мәскәү филармония һәм Варшава филармония оркестры, Вена һәм Краковск камера оркестры, Екатеренбург камера оркестры һәм тагын башка шундый танылган коллективлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясады, В.Спиваков, М.Венгеров, К.Корд, В.Дударова,А.Рудин, Ф.Мансуров кебек танылган музыкантлар белән бергә эшләде.
Тумышы белән Казаннан булуга карамастан, Рэм Урасин башкалабызда концертлар белән бик сирәк чыгыш ясый.
2007 елның 5 декабрендә музыкант Казан тамашачысына Людвиг Ван Бетховенның 14-нче номерлы сонатасы, Йоханнес Брамс, Франц Шуберт, Фридерик Шопен, Александр Скрябин, Ференц Лист фантазияләрен үз эченә алган “Фантазияләр” дип исемләнгән программасын тәкъдим итәчәк.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
май, 2026 ел
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә милли коллективлар фестиваль-форумын ябу тантанасында чыгыш ясаячак
30 майда П.И. Чайковский исемендәге концертлар залы сәхнәсендә РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Әлеге концерт Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы ярдәмендә узачак Россия милли һөнәри иҗат коллективлары берлеге фестиваль-форумының финал аккорды булачак.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы мәдәният министрының музейлар көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле Татарстан музейлары хезмәткәрләре! Сезне Халыкара музейлар көне белән котлыйм! Бу көн – тирән һөнәри белемнәрне генә түгел, рухи байлык, дөнья тарихына һәм сәнгатькә булган олы мәхәббәтне тану һәм бәяләү символы.
13
май, 2026 ел
Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале эчендә милли конкурс узачак
2026 елның 4-8 сентябрендә Татарстан башкаласында XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале узачак. Ул яшәү дәверендә кинематографик дөньяның танылган мәдәни вакыйгасына әверелде. Күренекле режиссерларның иң яхшы фильмнары ел саен әлеге кинофорум кысаларында күрсәтелә. Тулы метражлы, документаль һәм анимацион фильмга номинацияләр белән беррәттән, «Алтын минбар» фестивале Иң яхшы милли фильмнарны сайлый.
Казан Кремлендә Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясе узачак
2026 елның 16 мае, шимбә көнне, Казан Кремле кунакларны һәм шәһәр халкын Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясенә чакыра. Акциянең темасы — «Туган», бу Россия халыклары бердәмлеге елын үткәрү белән аваздаш. Акция 17:30 сәгатьтә «Аллея кунаклары» дигән бушлай спектакль белән башланып, квестлар, экскурсияләр, остаханәләр һәм башка интерактивлар белән Казан Кремле музейларында һәм күргәзмә залларында 23:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. «Музейлар төне»нең тулы программасы белән сайтта танышырга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз