2017 елда Кино фонды 500 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларда кино залларын модернизацияләү буенча конкурсны янә үткәрәчәк. Әлеге максатка 1 млрд сум акча бүлеп бирү ниятләнгән.
Искәртеп узабыз: конкурс 2015 елдан бирле үткәрелә. Әлеге дәвердә 18 муниципаль кино залы федераль бюджеттан һәркайсы 5 млн сум акча алган.
Хәзерге вакытта Татарстанда Тәтештә, Әгерҗедә, Менделеевскида, Мамадышта, Лениногорскида, Зәйдә һәм Баулыда 7 модернизацияләнгән кино залы ачылган. Калганнары 2018 елга әзер булачак.
Кино залларын модернизацияләү буенча конкурсны үткәрү шартлары һәм вакытлары http://fond-kino.ru. сайтында урнаштырылачак.