Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
«Рухият» китаплар өләште
2007 елның 28 ноябре, чәршәмбе
Бүген “Казан” Милли мәдәният үзәгендә “Рухият” фондында нәшер ителгән китапларны китапханәләргә тапшыру чарасы үтте. Тәкъдир итү чарасында әлеге фонд ярдәме белән дөнья күргән китаплар тәкъдим ителде. Болар: Рөстәм Зәкуанов, Тәлгат Нәҗмиев, Гамирә Гаделшина, Миргазыян Юныс, Марсель Галиев, Нәфисә Сабирҗанова, Рабит Батулла, Мөдәррис Ибраһимов кебек автор китаплары. Аларның барысы да Казан Дәүләт университеты, Татар Дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Республиканың Милли китапханәсенә тапшырылды.
“Рухият” 1997 елда «Татнефть» ААҖ тарафыннан оештырылды. Нашер итү – аның иң мөһим эшчәнлек юнәлешләренең берсе санала. Фонд талантлы, әмма аудиториягә таныш булмаган шагыйрь һәм язучыларга булышу белән шөгыльләнә. Аеруча татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм рухи тормышы хакындагы китапларны нәшер итүгә йөз тота, шулай ук татар милләтенең алдынгы җәмәгать эшлеклеләре хакындагы китаплар чыгара (әлеге сериядән беренче китап Шиһабетдин Мәрҗәни турында). Шунысы игътибарга лаек – кайчандыр нефть чыгару төбәгенең яшь прозаиклары ярдәме белән оештырылган “Рухият” фонды бүгенге көндә бөтен Россиядә танылу тапты.
Фонд быстырган иң эре эшләрнең берсе – “История татар с древнейших времен” җиде томлылыгы. Шулай ук 1998нче елдан Фәнис Яруллинның иҗаты да томнарда чыгарыла башлады. Бөек композиторыбыз Сара Садыйкованың тууына 100 ел тулуга багышлап, нәшрият рус һәм татар телләрендә “Песнь благодарности” китабын нәшер итте.
10 ел эшләү дәверендә “Рухият” фонды 100 дән артык китап чыгарды. Бүгенге көндә 24 млн. сумлык 200 мең китап китапханә, уку йортларына тапшырылган. Ә яңа китапларны тәкъдир итү кичәләрен исә ел саен Әлмәт һәм Казанда үткәрү – матур традициягә әйләнде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
май, 2026 ел
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә милли коллективлар фестиваль-форумын ябу тантанасында чыгыш ясаячак
30 майда П.И. Чайковский исемендәге концертлар залы сәхнәсендә РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Әлеге концерт Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы ярдәмендә узачак Россия милли һөнәри иҗат коллективлары берлеге фестиваль-форумының финал аккорды булачак.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы мәдәният министрының музейлар көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле Татарстан музейлары хезмәткәрләре! Сезне Халыкара музейлар көне белән котлыйм! Бу көн – тирән һөнәри белемнәрне генә түгел, рухи байлык, дөнья тарихына һәм сәнгатькә булган олы мәхәббәтне тану һәм бәяләү символы.
13
май, 2026 ел
Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале эчендә милли конкурс узачак
2026 елның 4-8 сентябрендә Татарстан башкаласында XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале узачак. Ул яшәү дәверендә кинематографик дөньяның танылган мәдәни вакыйгасына әверелде. Күренекле режиссерларның иң яхшы фильмнары ел саен әлеге кинофорум кысаларында күрсәтелә. Тулы метражлы, документаль һәм анимацион фильмга номинацияләр белән беррәттән, «Алтын минбар» фестивале Иң яхшы милли фильмнарны сайлый.
Казан Кремлендә Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясе узачак
2026 елның 16 мае, шимбә көнне, Казан Кремле кунакларны һәм шәһәр халкын Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясенә чакыра. Акциянең темасы — «Туган», бу Россия халыклары бердәмлеге елын үткәрү белән аваздаш. Акция 17:30 сәгатьтә «Аллея кунаклары» дигән бушлай спектакль белән башланып, квестлар, экскурсияләр, остаханәләр һәм башка интерактивлар белән Казан Кремле музейларында һәм күргәзмә залларында 23:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. «Музейлар төне»нең тулы программасы белән сайтта танышырга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз