Май һәм июнь айларында VI «Иман моңы» Тынлы музыка фестивале узачак

2017 елның 5 мае, җомга

Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы май һәм июнь айларында VI «Иман моңы» Тынлы музыка фестивален уздыра. Фестиваль концепциясенең үзенчәлеге булып Татарстанның төп туристлык үзәкләре – Казан, Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә төрле конфессияләр музыкасына багышланган тематик концертлар үткәрү санала.

Форум 2012 елда тыелы музыка культурасын яңадан кайтару һәм популярлаштыру, төрле конфессия вәкилләрен берләштерү өчен оештырылган.

Фестиваль 20 май көнне Идел Болгарстанында ислам кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены” бәйрәме вакытында ачыла.Традиция буенча бу көнне бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән бик күп мөселманнар җыела. Быел да Болгарга берничә дистә мең кеше килер дип көтелә. Ачык һавада узачак концертта Татарстанның танылган башкаручылары һәм коллективлары катнашачак. Программада – Ислам музыкасы, татар халык җырлары, автор әсәрләре.

12 июнь көнне  Зөя утрау-шәһәрчегенең Тарих музеенда (11.00дә) һәм Богородица соборында (12.00дә) концертлар узачак. Аларда ТРның Дәүләт кыллы квартеты, Идел буе федераль университетының Л.Усцов исемендәге хор капелласы, Казан православие дини семинариясе укучылары, Казан Богородица монастыреның митрополийлар хорлары чыгыш ясар дип көтелә.

Фестивальнең йомгаклау концеты 27 июнь көнне 19.00дә Казан Кремленең Туп сараенда узачак. Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры һәм “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры (сәнгать җитәкчесе Рәсим Ильясов) төрле диннәрнең тынлы музыкасын һәм төрле милләтләрнең җырларын оригиналь аранжировкада башкарачак. Концертта Аинә Шәрипҗанованың да катнашуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International