«Мир» кинотеатрында Татарстанда ясалган фильмнар күрсәтеләчәк

2007 елның 26 ноябре, дүшәмбе
29 ноябрь “Мир” кинотеатрында “Яхшылык кылу” – Татарстан киноматографистлары ясаган фильмнарны тәкъдир итү хәйрия акциясе старт алачак (фильмнар бушлай күрсәтелә).
 Акция барышында 2007нче елда ясалган фильмнар күрсәтелә. Болар: “Күңелдә Азан”, «Рәшит Ваһапов – татар сандугачы», «Г.Камал исемендәге Татар дәүләт театрына 100 ел» документаль  һәм “Бабай” фильмнары күрсәтеләчәк. Чарага сугыш һәм хезмәт ветераннары, Вахит районының күп балалы аналары, шулай ук киноматография ветераннары, шагыйрьләр, фильмнарның сәнгать төркемнәре, Камал театры актерлары чакырылган. Хөрмәтле кунаклар арасыннан Рәзил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Рабит Батулла, Равил Шәрәфиев, Фәрит Бикчәнтәев һәм республиканың башка мәдәният хезмәткәрләре булачак.
 
Чара 14.00 сәгатьтә башлана.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International