Өч юбилей кичәсе

2007 елның 26 ноябре, дүшәмбе
26 ноябрь Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында шагыйрь, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Миңгалимовның тууына 70 ел тулуга багышланган әдәби – музыкаль кичә уза. Кичәдә юбилярның Ләбиб Лерон, Зилә Сөнгатуллина, Гәрәй Рәхим, Рабит Батулла кебек иҗатын хөрмәт итүче дуслары, хезмәттәшләре катнашачак. Шулай ук премьер-министр урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Язучылар берлеге рәисе  Илфак Ибраһимов та котлау сүзләре белән чыгыш ясаячак.
Миңгалимов Рөстәм Гали улы (Рөстәм Миңгалим) – шагыйрь,СССР һәм Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать хезмәткәре, “Дәрт чүлмәге” (2003) шигырьләр җыентыгы өчен Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге Премия лауреаты.
27 ноябрь Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Флера Тарханованың 60 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе узачак.
 Шагыйрә, тәрҗемәче Флера Габдрахман кызы Тарханова 2005 елда “Өч каурый” әсәре белән “Яңа татар пьесасы” конкурсының “Иң яхшы татар драмасы” номинациясендә өченче урынны алды. Әлеге әсәр бүгенге көндә “Әкият” курчак театры сәхнәсендә куела.
28 ноябрь, “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъдиевка 50 яшь тулу уңаеннан әдәби – музыкаль кичә үткәреләчәк.  Кичә барышында “Сынган беләзек” спектакле күрсәтеләчәк, юбилярны  Илфак Ибраһимов, Туфан Миңнуллин кебек шәхесләр котлаячак.
Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиев 1957нче елның 24 октябрендә Кама Тамагы районында туа. Драматург, прозаик 2005нче елда “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” мактаулы исемен ала. Язучыутыздан артык пьеса авторы.
Барлык чараларны да Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар союзы оештыра.
Юбилей кичәләре 18.00 сәгатьтә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International