6 майда Татарстан башкаласында Кремль яр буенда уникаль вакыйга көтелә ― биредә бөтен республикадан тынлы оркестрлар җыелачак.
“Җиңү музыкасы парк һәм скверларда” фестивале “Тарихи хәтер” федераль проекты кысаларында үтәчәк. Аның максаты – тынлы уен коралларын популярлаштыру һәм паркларда ял итү традицияләрен яңадан кайтару. Фестиваль идеясе - Казан консерваториясе студентларыныкы. Проектның авторы - әлеге уку йортын тәмамлаган Мария Ватагина.
Фестивальдә Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Азнакай, Мамадыш, Шәмәрдан, Кукмара, Мөслим шәһәр-районнары оркестрлары һәм башкала коллективлары катнашачак. Моннан тыш, концертта солистлар, хореография һәм вокаль коллективлар чыгышы көтелә. Масштаблы фестивальдә Казан сәнгать училищесы студентлары тематик картиналар ясаячак.
Бәйрәм чарасы 6 майда Казанның Кремль яр буенда 11.00 сәгатьтә башлана.