Айназ Ялалова Халык биюләре Бөтендөнья олимпиадасына юллама алды

2007 елның 23 ноябре, җомга
Мөслим районы кызы Айназ Ялалова Санкт – Петербург шәһәрендә үткән Бөтенроссия рус биюләре конкурсы һәм халык биюләре фестиваленең “Ялгыз бию” номинациясендә алтын медаль яулады. Жюри игътибарына  Айназ “Уракчы кыз”, “Гайбәтче кыз” татар халык биюләрен һәм “Биисем килә” дип исемләнгән мари халык биюен тәкъдим итте.
Дәрәҗәле конкурста җиңү яулаганы өчен, Айназ Ялаловага Бөтендөнья халык биюләре олимпиадасында катнашу мөмкинлеге бирелде. Ул киләсе 2008 елның май аенда Мәскәүдә үтәчәк.
 
Айназ Ялаловага 19 яшь. Ул биергә 7 яшеннән өйрәнә башлый. Бүгенге көндә Туполев исемендәге Казан Дәүләт технология университетының “Шум” бию ансамблендә шөгыльләнә. Айназ - “Кремль йолдызчыклары” Халыкара балалар һәм яшьләр иҗаты фестивале лауреаты, Бөтенроссия “Поволжье” халык биюләре һәм “Шома бас” республика конкурсы җиңүчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International