22 апрель көнне Казанда Татарстан Халыклары съезды узачак. Бүген ТР Мәдәният министрлыгында аны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган кидәшмә узды. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендә узган утырышта ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, “Татарстан Халыклар дуслыгы йорты” ДБУ директоры Ирек Шәрипов, бәйрәм концертының режиссеры Максим Скалозубов һәм министрлыкның форумны үткәрүдә җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Быел съездга Татарстан районнарыннан киләчәк 700 делегаттан тыш, федераль үзәк, башка төбәкләр, шулай ук чит илләрдән дә вәкилләр чакырылган. Пленар утырышта республика территориясендә гомер кичерүче 200ләп милләт вәкиле катнашыр дип көтелә. Форум кысаларында “Киңкырлы Татарстан” һәм “Без – Россиянең бер өлеше” күргәзмәләре, шулай ук Халыклар дуслыгы йортлары һәм декоратив-гамәли иҗат экспозицияләре дә эшләячәк.
Съезд М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театрында узачак тантаналы концерт белән тәмамланачак.