Татарстан Табигый тарих музееның метеоритлар коллекциясенә яңа экспонат өстәлде

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Бүген Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көнендә “Казан Кремле” музей-тыюлыгы Татарстан Табигый тарих музеенда Сеймчан метеориты тәкъдим ителде.

Аның беренче экземплярын 1967 елда геолог Филипп Медников Магадан өлкәсендә кыр эшләре вакытында тапкан булган. Метеорит табылган урынга тагын бер экспедиция 2004 елда оештырылган. Геологлар төркеме Сеймчан метеоритының йөзләгән яңа экземплярын тапкан, аларның авырылыгы бер тоннадан артып киткән. Белгечләр аларның тимер метеоритлар түгел, ә Җирдә иң сирәк очрый торган палласит, ягъни тимер-таш төркеменә керүен ачыклаган. Хәзер аларның берсен Казанда яшәүчеләр дә күрә ала. Ул 300 грамм авырлыктагы полировкаланган пластина рәвешендә.

Залда даими экспозиция дә эшли, анда данлыклы “Чиләбе метеориты” фрагментлары да тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International