Пейсах бәйрәме уңаннан Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин тәбрикләве

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин республикада яшәүче яһүдләрне Пейсах бәйрәме белән тәбрикләде.

“Татарстан яһүдләр җәмгыятенең барлык вәкилләрен Пейсах бәйрәме белән ихластан тәбрик итәм.

Яһүдләр өчен бу бәйрәм – милли тарихның бер өлеше, аның борынгы традицияләре буыннан-буынга тапшырылып килә. Бәйрәм көннәрендә яһүдләр иудаизмның бай мәдәни мирасы чыганаклары һәм кыйммәтләренә мөрәҗәгать итә.

Татарстан Республикасында милли бәйрәмнәрне дус-тату гомер кичерүче милләтләрнең дус гаиләсе белән билгеләп үтү күркәм гадәткә әверелде. Безнең үзебезгә генә хас һәм бай мәдәниятебез нигезендә – гаделлек, яхшылык, хөрмәт һәм якынар турында кайгыртуның гомум һәм мәңгелек идеаллары салынган. Бу - төрле милләтләр һәм конфессия вәкилләренең аралашу һәм хезмәттәшлеге өчен ныклы нигез булып тора.

Күп еллардан бирле Татарстанның яһүдләр җәмгыяте миллләтара һәм конфессияара диалогны үстерүгә, тынычлык һәм тотрыклылыкны ныгытуга, җәмгыятебездә әхлаклылык һәм кешелеклелек принципларын раслауга үзеннән зур өлеш кертә.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек телим. Бүгенге язгы көннәрдә күңелегез шатлык, наз һәм мәхәббәт белән тулсын!” – диелгән Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның тәбрикләвендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International