12-14 апрель көнне Татарстан Мәдәният министрлыгында “Үзгәрүчән дөньяда төрки халыкларның традицион мәдәнияте” I Халыкара фәнни конференция узачак . Аны Традицион мәдәниятне үстерү буенча республика үзәге һәм Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды белән берлектә оештыра.
Чараның максаты - төрки халыкларның тел, фольклор, этнография, этник музыка белеме, әдәбият, тарих, социальмәдәни һәм социаль-сәяси үсеш проблемаларын хәл итүдә галимнәрне активлаштыру. Конференциянең пленар өлеше 13 апрель көнне 10.00дә башлана.
Фикер алышуларда төрле фәнни үзәк галимнәре, югары уку йортлары укытучылары, мәдәни үзәк җитәкчеләре, чит ил дәүләтләре (Төркия, Әзербайҗан, Казакъстан, Тадҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстан) һәм Россия Федерациясе (Чуашстан, Башкорстан, Саха (Якутия), Карачай-Черкес, Алтай, Дагыстан, Кабардин-Балкар, Кырым республикалары вәкилләре катнаша. Конференциягә барлыгы 150 кешенең килүе көтелә.
Фәнни конференция кысаларында биш секция (“Төрки халыкларның матди һәм рухи мәдәнияте”, “Төрки халыкларның этник тарихы һәм традицион мәдәнияте”, “Традицион мәдәниятне тикшерүдә дисциплинарара аспектлар”, “Төрки телләрне өйрәтүдә актуаль проблемалар”, “Этник музыка белеме, этник хореология һәм фолклор башкаручылар проблемалары”), күргәзмәләр һәм түгәрәк өстәл (“Төрки халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы: ачыклау, саклап калу һәм тикшерү мәсьәләре”) эшләячәк.