Казанның “Уникс” концертлар залында ХVII “Созвездие-Йолдызлык” Республика Ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы ачылды. Ул Татарстан Президенты патронатында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе химаясендә уза.
Фестивальдә катнашучыларны Россиянең танылган телевидениедә тапшырулар алып баручы, профессор, РУТИның (ГИТИС) эстрада сәнгате кафедрасы мөдире, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты Михаил Борисов сәламләде.
“Яз җитүгә без фестиваль башланганны көтә башлыйбыз. Яшь талантларны күрәсебез килә, без аларга ел саен сокланабыз. “Созвездие-Йолдызлык”та катнашу – ул үзе җиңү: үзеңне, үзеңнең ялкаулыгыңны җиңү, - дип белдерде ул. – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка әлеге матурлык һәм талант бәйрәме өчен рәхмәт”.
Быел фестиваль тапшырылган гаризалар буенча узган елгы рекордны узган. Зона этапларында Татарстанның барлык район һәм шәһәрләреннән 21 мең кеше катнашкан. 5000нән артык катнашучы суперфиналга юллама алып, бүген Казанга килгән.
Фестивальдә катнашучылар өч номинация: вокал, хореография һәм конферанста көч сынаша. Алар биш көнгә сузылачак иҗади ярышлар көтә. Фестивальнең лауреатлары һәм җиңүчеләре җомга көнне игълан ителәчәк. 14 апрель көнне 17.00дә “Уникс” концертлар залында беренче гала-концерт узачак. Ә бер атнадан, 22 апрель көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында фестивальнең финал гала-концерты була.